Агымдагы елдан башлап ятим балаларга, инвалид балаларга, I һәм II төркем инвалидларга һәм тумыштан инвалидларга, квоталар чикләрендә вузларга укырга кергәндә кичектергесез ташламалар бирелгән. Моны РФ Президенты 17 февральдә кул куйган кануны билгели.
Ә Дәүләт Думасында карауда бакалавриат һәм специалитет программалары буенча өстенлекле кабул итү хокукына дәгъвачылар исемлеген киңәйтә торган берничә инициатива бар. Моның өчен чыгарылыш сыйныф укучысы нинди критерийларга туры килергә тиеш һәм аңа БДИда күпме балл җыярга кирәк? Бу хакта "Парламент газетасы" ачыклады.
Конкурстан тыш кемнәр кабул ителә?
Ташламалы барлык абитуриентларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесенә Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар, шулай ук халыкара һәм югары уку йортлары олимпиадалары лауреатлары керә. Биредә бер кагыйдә гамәлдә: олимпиада дәрәҗәсе никадәр югары булса, чыгарылыш сыйныф укучысының өстенлекләре дә шулкадәр күбрәк була. Хәер, соңгы карарны һәр вуз мөстәкыйль кабул итә – олимпиада җиңүчесе имтиханнарсыз кабул ителергә яки өстәмә кереш сынау имтиханы бирү таләп ителергә мөмкин. Моннан тыш, укучыга БДИда нәтиҗәне расларга кирәк – профильле предмет буенча кимендә 75 балл.
Конкурстан тыш вузга шулай ук Олимпия, Паралимпия уеннары һәм башка халыкара ярышлар чемпионнары һәм призерлары да кабул ителә. Мондый абитуриентларны физкультура һәм спорт өлкәсендә әзерлек юнәлешләре буенча имтиханнарсыз кабул итәчәкләр.
Билгеләнгән квота чикләрендә конкурстан тыш укырга шулай ук ятим балалар, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар һәм хәрби хезмәттә шундый статус алган инвалидлар хокуклы. 17 февральдә үз көченә кергән закон нигезендә, бу төркем өчен вузларга кергәндә махсус хокук хәзер кичектергесез булды. Ятим балаларга һәм инвалидларга бюджет урыннарының гомуми саныннан ун процент күләмендә квота бүлеп бирелә. Аларны укырга алу өчен, керү имтиханнарында һәр предмет буенча минималь балл җыярга кирәк.
Начар укучыларны көтмиләр
Киләсе категориядәге абитуриентлар башка тигез шартларда гына өстенлеккә ия, ягъни әгәр алар имтиханнарны яхшы тапшырсалар гына. Бу төркемгә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында зыян күргән һәм хәрби объектларның атом-төш җайланмаларында аварияләр ликвидаторлары булган I төркем инвалид ата-анасының берсе генә булган чыгарылыш сыйныф укучылары керә.
Югары уку йортына кергәндә шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, прокуратура хезмәткәрләренең, Советлар Союзы Геройларының, Россия Федерациясе Геройларының, Дан орденының тулы кавалерларының һәм кимендә 20 ел хәрби хезмәттә булганнарның балалары өстенлекле хокукка ия.
Шундый ук ташламалар командирларның тәкъдимнамәсе белән контракт сисетмасындагы хәрбиләргә, хәрби хезмәткәрләргә, ФСБ хезмәткәрләренә, җинаять-җәза системасы, Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренә, росгвардиячеләргә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылара һәм ветераннарга һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучыларга университетка кергәндә ташламалар билгеләнгән.