Аспирантура программалары буенча максатчан укуга кабул итү агымдагы уку елында 42,9%ка арткан. Бу хакта чәршәмбе көнне Facebook сәхифәсендә РФ мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
"Уку тәмамлаучыларның күбесе аспирантурада уку һәм фәнни эшчәнлек ысулы буларак максатчан юнәлешне сайлый. 2020-2021 уку елында аспирантура программалары буенча максатчан укуга кабул итү 42,9%ка арткан", — диелә хәбәрдә.
Министрлыкта аңлатуларынча, максатчан укыту бюджетлы аспирантурага укырга керергә һәм социаль ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирә, мәсәлән, стипендия, юл өчен түләү, фәнни публикацияләр өчен чыгымнарны компенсацияләү һәм башкалар.
Министрлык мәгълүматларына караганда, аспирантурага максатчан кабул итү буенча лидерлар арасында Мәскәү физика-техник институты (МФТИ), Белгород дәүләт милли тикшеренү университеты, Самара дәүләт техник университеты, Мәскәү авиация институты һ.б., ә иң популяр юнәлешләр — "Информатика һәм исәпләү техникасы", "Мәгариф һәм педагогик фәннәр", "Авыл, урман һәм балык хуҗалыгы".
Элегрәк чәршәмбе көнне Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Федерация Советында "Хөкүмәт сәгате" нәтиҗәләре буенча, Россия студентларының фәнни карьера белән кызыксынуы артса да, 30 яшькә кадәрге галимнәр саны әле җитәрлек түгел, дип белдерде.
Гыйнвар аенда Россия мәгариф һәм фән министрлыгы 2022-2023 уку елына бюджет урыннары санын раслады. Яшь галим-тикшеренүчеләрне әзерләүне интенсификацияләү максатларында аспирантурада бюджет урыннары сизелерлек артачак – вузлар һәм фәнни оешмалар арасында 17,5 мең урын бүленәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда бер мең урынга күбрәк.