Документ нигезендә, хөкүмәт эш бирүчеләр берләшмәләре катнашында мондый чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү эшен дәвам итәргә тиеш, шул исәптән вузларга һәм фәнни оешмаларга. Бу мәсьәлә буенча докладны агымдагы елның 1 августына кадәр, аннары – ел саен тәкъдим итәргә кирәк.
Йөкләмәләр исемлеге Путинның 2021 елның 25 гыйнварында Россия студентлар көне уңаеннан вуз студентлары белән очрашуы нәтиҗәләре буенча расланды. Элегрәк Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко югары уку йортлары үзләрен тәмамлап чыгучыларга аларның эшкә урнашуына кадәр ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде. Аның фикеренчә, илнең югары белем системасы "тотрыклы һәм яхшы мәгънәсендә консерватив, шул ук вакытта, һичшиксез, үсешле" булырга тиеш.