16 мартта Казанның «Весенняя капель-2021» һөнәри белем бирү оешмалары шәһәр фестиваленең Гала-концерты булды. Фестиваль 1 марттан 5 мартка кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча узды: хореография, музыка, театр, оригиналь жанр, журналистика, интеллект.
Казан радиомеханика көллияте яхшы әзерләнгән номерларны күрсәтте. Студентлар тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына күңел түренә кадәр кагылган сыйфатлы театр һәм вокаль композицияләрне күрсәттеләр; мавыктыргыч сюжет линиясен төрле жанрдагы хореографик номерлар тулыландырды.
Казан радиомеханика көллияте иҗат коллективларын иң яхшы әзерләгән өчен 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Номинацияләрдә түбәндәгеләр җиңүче булды:
1 урын
Ян Коган – "Реквием" ("Брейк-данс" номинациясе);
Роман Думабов – "Тигезсез кешеләр" ("Эстрада монологы" номинациясе); Инсаф Зарипов – "Карлыгач" ("Нәфис сүз" номинациясе);
Марсель Зәйнуллин – "Ак чәчәкләр" ("Татар эстрада җыры" номинациясе); Полина Голицина – "Ой, син, Порушка-параня" ("Халык вокалы" номинациясе);
"Dance Mix" бию коллективы – "Девичьи рассказы" ("Эстрада бию" номинациясе).
2 урын
"Манжерок" рок-төркеме – "Stand by me" ("ВИА" номинациясе);
«Dance Mix» бию коллективы – татар биюе («Халыкчан стилизацияләнгән бию» номинациясе).
3 урын
Розанна Садыйкова – "Stay" ("Эстрада вокалы" номинациясе);
Voice командасы – "Burn" ("Ансамбль" номинациясе);
«Dance Mix» – «Колечко» бию коллективы («Халык стилизацияләнгән биюе» номинациясе);
«Полет» театр студиясе – «Рыбаки» («Пантомима» номинациясе).