Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Федераль җыелыш каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында мәгариф системасы өчен әһәмиятле күрсәткечләр буенча төбәкләр мониторингының эшләнгән системасы турында хәбәр итте.
"Без РФ субъектларының мотивлаштырылган мониторингын эшләдек. Ул үз эченә барлык мөһим күрсәткечләрне ала – алар 50гә якын: мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, тәрбия системасын оештыру, талантлы һәм артта калучы балалар белән эшләү, укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм башкалар", – дип аңлатты Сергей Кравцов.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый мониторинг нәтиҗәләре илнең бердәм белем бирү киңлегендә процесслар динамикасын, һәр төбәкнең куелган милли үсеш максатларына ирешүгә керткән өлешен күрсәтә.
Министр кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар туклану белән тәэмин итү бурычы төбәкләрдә яхшы дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла, инициативаны ата-аналар да, укучылар да уңай кабул итте, дип билгеләде.
"Без мәктәп туклануын мониторинглау үзәген булдырдык, аның бурычына мәктәп туклануын оештыру стандартының типовой моделен һәм мәктәп ашханәләрен азык-төлек белән тәэмин итү моделен эшләү, һәр мәктәптә туклану сыйфаты турында сораштырулар уздыру керә", – диде Сергей Кравцов.
Мәгариф министрлыгының төп бурычларының берсе – хезмәткә түләү системасын аңлаешлы һәм үтә күренмәле итү. Хезмәт хакы системасын камилләштерү эше декабрьдә башланды: министрлыкта ведомствоара эшче төркем формалаштырылды, аңа төрле ведомстволар, депутатлар корпусы һәм профсоюз оешмалары вәкилләре керде.