Психолог билгеләп үткәнчә, 1 сыйныфка әзерләнгәндә нигез итеп түбәндәге мәкальне алырга мөмкин: «Җәен – чанаңны, ә кышын арбаны әзерлә». Шуңа күрә әзерлекне мәктәпнең беренче сыйныфларында язылу ачылганчы ук башлау яхшырак. Мөмкинлек булса, мәктәпкә әзерлек дәресләренә яки ачык ишекләр көннәренә барырга кирәк. Укытучы, мәктәп белән алдан ук танышу мөһим.
- Ата-аналарның уңай эмоциональ халәте бала өчен көчле ярдәм булачак, - дип сөйли Лаврентьева. - Моңа мәктәпкәчә яшьтәге баланы 1 сыйныфка күчүгә әзерләгәндә игътибар итәргә кирәк. Өйдә уңайлы мохит тудырыгыз: тыныч атмосфера, өлкәннәрнең барысы да яхшы булачак дигәнгә ышанычы, булачак беренче сыйныф укучысына рәхәтләнеп парта артына утырырга мөмкинлек бирәчәк. Балага булган таләпләрне арттырмагыз: күбрәк дәртләндерегез һәм аның иң кечкенә казанышларына да сөенегез.
Психолог сүзләренчә, сыйныфта дустыңны алдан ук табарга мөмкин. Бу шулай ук мәктәпкә баручының балалар бакчасындагы дусты булырга мөмкин, яки баланың спорт секциясенә бергә йөргән яки балалар мәйданчыгында уйнаган яшьтәше.
- Әгәр дә сез балага җайлашырга махсус ярдәм кирәклеген күрәсез, сезнең җаваплар алырга теләгән сорауларыгыз бар икән, озакка сузмагыз – класс җитәкчесенә һәм мәктәптә башка белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, - ди психолог. - Безнең үзәккә мөрәҗәгать итәргә була, белгечләр даими рәвештә онлайн-форматта төрле яшьтәге балалар өчен дәресләр уздыра, анда балалар психологка сорау бирә, төрле күнекмәләр һәм сәләтләр ача, үстерешле уеннарда уйный ала. Бу беренче сыйныф укучыларына да, аларның әти-әниләренә дә файдалы булачак.