Привольный һәм Вишневка бистәсендә вакытлы чара сыйфатында мәктәп автобусы йөри башларга мөмкин.
Привольный һәм Вишневка Казан бистәләрендә яшәүчеләр өчен Фиалковая урамында яңа мәктәп төзергә мөмкиннәр. Мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше, шулай ук бистәләрдә яшәүчеләр һәм шәһәрнең Совет районы хакимияте вәкилләре юлларны ремонтлау турында фикер алыштылар. Хәзер Привольный һәм Вишневкада 2,2 меңнән артык бала яши – 1095 мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 1186 укучы, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.
«Бер бала өчен нормативлар буенча 23 кв. метр кирәк, типовой мәктәп 2,5 гектар мәйданны били. Бездә кирәкле территория бар», – дип билгеләп үтте очрашу вакытында Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев.
Җирле халык мәктәпне торгызу күздә тотыла торган участок янында күл барлыгын сөйләделәр. Алар сулыкны тәртипкә китерергә һәм яр буен төзекләндерергә тәкъдим иттеләр.
Очрашуда катнашкан ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина мәгариф учреждениесе төзелеше чорына вакытлы чара сыйфатында мәктәп автобусы җибәрергә киңәш итте. Бистә халкы бу инициативаны хуплады. Алар хәзер шәһәргә шәхси автомобильдә яки шәхси маршрут таксида гына барып җитәргә мөмкин, дип аңлаттылар.
Хәер, мәктәп автобусын эшләтеп җибәрү юлларны өстәмә төзекләндерүне таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә Совет районы башлыгының беренче урынбасары бистәне Казан белән даими автобус хәбәре белән бәйләү мөмкинлегенә игътибар итте. Ләкин моның өчен каты асфальт-бетон өслек салырга, тротуарлар, тукталышлар, җәяүлеләр кичүләре һәм юл билгеләре булдырырга кирәк булачак.