Анда катнашучылар федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, экспертлар, укытучылар һәм эре корпорацияләр белгечләре белән очраша алачак.
Татарстан студентлары «Президент академиясенең җәйге кампусы» IX халыкара белем бирү форумының республика этабында катнашуга гаризалар бирә ала. Чара июньдә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Гаризаны 2021 елның 1 маена кадәр бирергә мөмкин. Республика этабының төп максаты – 11 июльдән 24 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» шәһәр-курортында узачак халыкара белем бирү форумында катнашу өчен Татарстан делегациясен формалаштыру.
Анда Россиядән һәм чит илләрдән 220 студент катнашачак. Делегациягә Татарстанның 80 вәкиле керәчәк. Кампус-2021нең төп темасы – New Realities of Human and Personal Interactions: Ideas. Values. Knowledge, эш теле – инглиз теле.
Чара программасында федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, эре корпорацияләр белгечләре белән очрашулар, РФ Президенты каршындагы РАНХиГС лекцияләре, төрле тренинглар, иҗади программа һәм башка вакыйгалар планлаштырылган.
Президент академиясенең җәйге кампусы 2021 елдан РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла.
Форум студентларның һөнәри һәм шәхси үсешенә, шулай ук "заманча икътисадый һәм социаль киңлектә катлаулы бурычларны хәл итүгә" юнәлтелгән.
Анкетаны форум сайтында тутырырга мөмкин.