Татарстанда циркуляр икътисад мәсьәләләренә багышланган беренче студентлар марафоны узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19-21 март көннәрендә “Байтик” шәһәр яны сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучылар өчен циркуляр икътисад проблематикасына багышланган беренче республика марафоны узды.

Марафон безнең илдә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы чаралары һәм «2015-2023 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Форумны оештыручылар - ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, “Казан талантлар университеты 2.0” коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Казан милли тикшеренү технология университеты.

Форумның максаты – студентларның дөнья тәртибендәге актуаль темага игътибарын җәлеп итү – циркуляр икътисадны үстерү проблемасына. Тәҗрибәле остазлар – КНИТУ профессорлар-укытучылар составы һәм тьютер-студентлар җитәкчелегендәге марафонда катнашучылар, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дөнья трендларына максималь якынайтылган проект һәм тикшеренү эшчәнлегенә чумды (цифрлы трансформация, «яшел» циркуляр икътисады принципларын куллану, югары куллану һәм экологик үзлекләре булган продуктлар эшләү һәм җитештерү).

Чарада республиканың 29 белем бирү оешмасыннан 60 студент катнашты. Алар 10 проект төркеменә бүленделәр һәм шобага салу ысулы белән кейс-бирем алдылар, соңыннан ул фаразлана торган компания үсешенең стратегик программасының бер өлеше булачак.

Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, студентлар үз идеяләрен алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр алган проектларны яклау булды, республика һәм федераль дәрәҗәдәге инновацион конкурсларда катнашуга чакырылдылар, шулай ук фикердәшләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International