Казанда ата-аналар мәктәп ашханәләре эше турында 97,5% уңай бәяләмә калдырганнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләде.
"Өченче чирек нәтиҗәләре буенча журналның электрон форматына 6 мең 912 язма кергән. Шуның 97,5% ы уңай бәяләмәләр бирә», - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы
Туклануның ата-аналар контроле Казанда 2021 елның 11 гыйнварыннан башланды. Аш бүлмәсендә ата-аналарның кизү тору графигын һәр мәктәп үзе өчен мөстәкыйль билгеләде.
"Тулаем алганда, даими ата-аналар контроле үзен кире элемтәнең нәтиҗәле инструменты буларак күрсәтте, ул мәктәп туклануына игътибарны көчәйтте. Социаль челтәрләр һәм башка каналлар аша безгә килә торган шикаятьләр саны кинәт кимеде, - дип ассызыклады Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.