Түбән Каманың 34 нче микрорайонында Әлмәт инженерлык лицее үрнәгендә инновацияле лицей ачылачак. Мәгариф учреждениесе өчен бина төзелеше быел ук башланачак, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина.
"Бу эчтәлек һәм тупланыш ягыннан, инфраструктура үсеше, белем бирү өлеше буенча бөтенләй яңа форматтагы мәктәп булачак. Әлеге проектны без 2022 елда гамәлгә ашырырга тиеш ", - дип хәбәр итте докладчы.
Проектны гамәлгә ашыру алдыннан Түбән Кама мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация Әлмәтнең 26 нчы инженерлык лицееның эш тәҗрибәсен өйрәнде. Бу уникаль мәгариф учреждениесе 2020 елның 1 сентябрендә ачылган иде.
Докладчы сүзләренчә, яңа уку йорты җитештерү, инженерлык һәм мәгълүмати эшчәнлек өлкәсенә юнәлеш тотачак. Математика, физика һәм информатиканы тирәнрәк өйрәнүгә планлаштырыла. Профильле сыйныфларга кабул итү конкурс нигезендә оештырылачак.
1 сыйныфтан ук балалар информатиканы өйрәнә башлаячак. Урта мәктәптә укыту планы күрсәтмә физика, күрсәтмә химия, инженерлык графигын үз эченә алачак. 10 сыйныфта укучылар универсаль яки технологик профильле сыйныфларда белем ала алачак.
"Түбән Камада әлеге проектны без "Татнефть" белән берлектә тормышка ашырачакбыз", - дип өстәде спикер.