Казанда Леонард Эйлер исемендәге XIII олимпиаданың йомгаклау этабы узачак

2021 елның 23 марты, сишәмбе

23-26 март көннәрендә Казанда, Барнаулда, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Леонард Эйлер исемендәге олимпиаданың йомгаклау этабы узачак, анда математик ярышның әлеге этабына чакырылган мәктәп укучылары катнашачак.

Олимпиаданың төбәк этабында Россиянең 83 төбәгеннән 4-8 нче сыйныф укучылары, шулай ук Болгария, Казахстан, Кыргызстан һәм Украина мәктәп укучылары катнашты. 8 олимпиаданың йомгаклау этабына сайлап алу Үзәк предмет-методика комиссиясенең жюри тикшерүе нәтиҗәләре буенча үткәрелде.

Олимпиаданың методик советы карары белән йомгаклау этабына Россия һәм Украина мәктәпләренең 5-8 сыйныф укучылары кертелде, алар 9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын үтәделәр һәм Үзәк жюриның яңадан тикшерү нәтиҗәләре буенча кимендә 39 балл җыйдылар.

Башка илләрдән катнашучыларны аларның үз илләрендә олимпиаданы оештыручылар йомгаклау этабына чакырачак. Казанда Башкортостаннан, Мордовиядән, Татарстаннан, Удмуртиядән, Чувашиядән, Пермь краеннан, Киров, Липецк, Пенза, Самара, Саратов, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән 68 кеше ярыша. Олимпиада Казан федераль университетының IT-лицее базасында узачак. Татарстаннан олимпиадада Казаннан, Чаллыдан, Иннополистан, Лениногорск һәм Тәтеш районнарыннан 38 укучы катнашачак.

Егет-кызларыбызга  зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International