16 март көнне Биектау районында ел саен үткәрелә торган акция - "Үз юлыңны сайла!" дигән антинаркотик десант узды.
Акция 3 һәм 4 нче мәктәпләр базасында үткәрелде.
Акцияне тантаналы ачу «Мөстәкыйль балалар» отрядлары катнашында «Юк дип әйтәбез!»!" флешмобы рәвешендә узды.
"Үз юлыңны сайла!" антинаркотик десантында катнашучылар өчен "Гром" махсус билгеләнештәге отряд хезмәткәрләренең, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәгенең, Эчке эшләр министрлыгы кинологларының күрсәтмә чыгышлары оештырылды.
Акция кысаларында укучылар өчен «Спорт — яман гадәтләргә альтернатива», «Без — сәламәтлек өчен! Без — тормыш өчен!" дип исемләнгән чаралар үткәрелде.
Уук-укыту эшләре буенча директорлар урынбасарлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, педагог-психологлары өчен профилактик эшнең сыйфатын яхшырту һәм оештыру буенча семинар үткәрелде.
“Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге белгечләре “3 нче Биектау урта мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең педагог-психологлары белән берлектә 3 нче Биектау урта мәктәбе укучылары өчен психологик тренинг үткәрделәр.