23 мартта Рособрнадзор инициативасы белән «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе кысаларында КФУның «Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» интернат-гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган елгы БДИда 100 балл алган югары сыйныф укучылары белән очрашу узачак.
2021 елда әлеге акция Фән һәм технологияләр елына багышлана.
Акциядә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, министр урынбасары Минзалия Закирова, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, кабул итү комиссиясе рәисе Александр Бабик һәм башкалар катнаша.
Югары сыйныф укучылары белән очрашуга килгән, БДИда 100 балл алган узган елларны мәктәпләрне тәмамлаучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Акциягә республиканың Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләрендә узган елны мәктәпләрне тәмамлаган, йөз балл алучылар да кушылды. Акция барышында министр һәм кунаклар өлкән сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстанда «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә уздырыла.
Мәгълүмати белешмә:
Рособрнадзор инициативасы белән «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе быел бишенче тапкыр уздырыла. Ел саен акция кысаларында БДИда югары баллар алган чыгарылыш сыйныф укучылары мастер-класслар уздыралар һәм үзләренең тәҗрибәләре һәм югары сыйныф укучылары белән дәүләт имтиханына уңышлы әзерлек серләре белән уртаклашалар. Чара укучыларда БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә һәм егетләрне уңышка әзерләргә тиеш.