"Крылья Ростех" авиатармагы өчен инженерлар әзерләү проекты Россиянең тугыз югары уку йортында эшли башлый. Катнашучы студентлар 50 мең сумга кадәр мотивацион түләүләр алачак.
Проект тугыз төп профильле вузны үз эченә ала — алар арасында Казан да бар. Шулай ук проектта Мәскәү, Уфа, Самара, Рыбинск, Улан-Удэ, Пермь, Иркутск һәм Новосибирск югары уку йортлары катнаша.
Программада катнашучы студентлар дәүләт корпорациясеннән аена 50 мең сумга кадәр күләмендә мотивацияле түләүләр алачак һәм беренче курстан ук Ростехның эре технологик проектларында катнашу мөмкинлеге алачак.
2021 елда "Крылья Ростех" пилот төркемнәрендә 120 дән артык студент җыярга планлаштырыла. Алар академик уңышларга карап мотивацияле түләүләр алачак.