Ятим балалар өчен оешмалар «Хәйрия эшмәкәре» грантына ия булдылар

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Казанда социаль учреждениеләрдә яшәүче ятим балаларның финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән «Хәйрия эшмәкәре социаль акселераторы» бишенче профильле сменасы тәмамланды.

«Хәйрия эшмәкәре-2021» — белем бирү сменасы, ул Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне җыйды. 10 көн дәвамында балалар өчен кейс-чемпионат, тренинглар, мастер-класслар һәм төрле өлкә профессионаллары лекцияләре узды.

Смена нәтиҗәләре буенча яшь эшкуарлар яклауга 50дән артык бизнес-инициатива тәкъдим итте, шуларның 26сы "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фондыннан финанс ярдәме алды.

Грантка ия булучылар арасында түбәндәгеләр бар иде:

– “Чисталык отряды” һәм “Шатлыкка ирешү” проектлары белән Әлмәт балалар йорты;

– Чистай балалар йорты «Лобзик в руках художник» проекты белән;

– Алабуга балалар йорты “Тылсымлы кадр” проекты белән;

– Түбән Кама балалар йорты «Сәламәтлеккә таба бер адым» проекты белән;

– «Яшь фермер» проекты юбелән алалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен  Минзәлә интернат-мәктәбе; 

– Ятим  һәм  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның  11 нче интернат-мәктәбе «Релаксация өчен чәчәк бакчасы” һәм “Бүләк” иҗат остаханәсе” проектлары белән.

 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган шимбәдә «Ривьера» ГРКда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International