Ничек итеп стратегик проект фикерләү күнекмәләрен үзләштерергә һәм кирәкле белгеч булырга? Бу сорауга җавапны 19-21 мартта “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узган, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен циркуляр икътисад проблематикасына багышланган беренче республика марафонында катнашучылар белде.
Марафонны оештыручылар — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Талантлар Университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ).
Марафонда катнашучылар цифрлы трансформация, «яшел» икътисад идеяләрен ничек кулланырга кирәклеген, практикада югары кулланышлы һәм экологик үзенчәлекле продуктларның ничек эшләнүен белделәр. Марафонда алган белемнәр һәм компетенцияләр аларга киләчәктә проектлар өстендә эшләргә, Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсларына катнашуга гаризалар әзерләгәндә һәм киләчәк һөнәри эшчәнлектә ярдәм итәчәк.
Марафонда көллият һәм техникумнарның югары курсларында белем алучы 60 студент катнашты. Беренче көнне алар 10 проект командасына бүленделәр, фәнни җитәкчеләр, экспертлар һәм командаларның тьюторлары белән таныштылар. Җирәбә салу ысулы белән һәр команда чишү өчен кейс-бирем алды. Икътисад фәннәре докторы, КНИТУның бизнес-статистика һәм икътисад кафедрасы профессоры Вилора Авилова «Дөнья технологик трендлары: цифрлы икътисад һәм нәтиҗәле экология» дигән кереш лекция-гамәли модулен үткәрде.
Аннары техник фәннәр кандидаты, КНИТУ ның технологик процесслар белән идарә һәм автоматлаштыру системалары кафедрасы доценты Марина Васильева ике лекция укыды: «Нәрсә ул проект. SMART концепциясе. Проект проблемасын кую" һәм "Дөньякүләм технологик трендларны берләштерү. Генерация һәм идеяләр сайлау". Һәр лекциядән соң студентлар алган белемнәрен практикада кулландылар: проект проблемасын билгеләделәр һәм идеяләр генерациясен уздырдылар.
Икенче көнне төркем эчендә катнашучыларга үз рольләрен (проект җитәкчесе, баш технолог, баш икътисадчы, сату һәм логистика хезмәте җитәкчесе, кадрлар хезмәте җитәкчесе, IT-юнәлеш җитәкчесе, PR-менеджер) һәм кейсны уңышлы чишү өчен биремнәр билгеләргә кирәк иде. Моның өчен командаларның кейслар белән эшләү буенча инструктаж һәм проектның нәтиҗәле командасын формалаштыру буенча мастер-класс үткәрелде.
Марафонның өченче көне йомгаклау этабы булды. Катнашучыларга үз проектларын якларга кирәк иде. Яклау КНИТУ вәкилләре һәм предприятие белгечләре катнашында узды. Команданың проекты яклаганнан соң, нәтиҗәлелек критерийларын, базар торышын, куркынычларын һәм аларны җиңеп чыгу ысулларын күрсәтеп программаны һәм компаниянең стратегик үсеш картасын формалаштырдылар.