19-20 мартта Апас районында 2020/2021 еллар сезонында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды.
Уеннар “Апас” спорт комплексында һәм Апас урта мәктәбендә үткәрелде. Ярышларның өлкән хөкемдары — Наил Рәшитов.
Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
1 урын — Зеленодольск районы;
2 урын — Буа районы;
3 нче урын — Югары Ослан районы.
Кызлар арасында:
1 урын — Кайбыч районы;
2 урын — Буа районы;
3 урын — Яшел Үзән районы.