Татарстан Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясен хуплады

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт инициативасы белән оештырылган «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген КФУның Н. И.Лобачевский исемендәге лицеенда өлкән сыйныф укучылары БДИда йөз балл алган узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

"Акция бөтен ил территориясендә уза, һәм Татарстан анда актив катнаша. Чара мәктәп укучылары һәм ата-аналар арасында психологик киеренкелекне бетерү өчен үткәрелә. БДИга әзерлек беренче сыйныфтан ук башлана дип әйтергә була. Укуга җитәрлек игътибар булганда проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел", - дип белдерде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанда 239 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ буенча 100 балл алган, аларның 17се 200әр балл җыйган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук республикада мәктәпләрдә остазлык кебек эш моделе төзелүе турында сөйләде. «Зур эш стажы булган укытучылар – яшь педагогларның остазлары. Әмма заманча мәгариф мәсьәләләре буенча остазлар булып яшь укытучылар да чыгыш ясый. Мәсәлән, безнең яшьләр өлкән буын педагогларын мәгълүмати технологияләргә өйрәтә. Мондый үзара ярдәмләшү бары уңай нәтиҗә генә бирә. Без һәрвакыт яшь укытучыларга ярдәм итәбез һәм укучыларның аларга ышануын күрәбез", - дип ассызыклады ул.

КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Александр Бибик өстәп әйткәнчә, вузга кергәндә бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүләр өстенлекле булып хезмәт итә. «Бу өстәмә баллар һәм конкурстан тыш керү, - дип төгәлләштерде ул. - Узган ел КФУ 150дән артык БДИ тапшырган. Укучыларны кызыксындыру өчен 100 мең сумга кадәр күләмдә “Йөз баллчы» ректорлар стипендиясе гамәлгә куелды.

Очрашуда Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаган, йөз балл җыйган узган елларның югары сыйныф укучылары белән БДИга әзерлек, имтихан тапшырганда барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт тарафыннан оештырылган «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе быел бишенче тапкыр үткәрелә. 2021 елда ул Россиядә игълан ителгән фән һәм технологияләр елына багышлана. Татарстанда Бөтенроссия акциясе барлык муниципалитетларда да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International