Нурлатта унынчы шахмат зонасы ачылды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Нурлатның 4 нче номерлы шәһәр мәктәбендә унынчы уен шахмат зонасы ачылды. Инициатива "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.

Ата-аналар комитеты рәисе Айрат Миншин билгеләп үткәнчә, хәзер балалар монда шахмат уйнап буш вакытларын файдалы итеп үткәрә алачак. Бу уенны өйрәнергә бу мәктәпнең барлык укучылары да булдыра алачак, дип билгеләде ул.

Шәһәр советы депутаты Айрат Сахапов ассызыклаганча, бу акыл үсеше, интеллектуаллар өчен уен. “Мин балаларның әлеге спорт төре белән рәхәтләнеп шөгыльләнүен телим”, - диде ул.

Мәгариф учреждениесе директоры Рәмис Фәтхетдинов киләчәккә планнары белән уртаклашты, киләчәктә монда шахмат турнирлары, класстан тыш дәресләр үткәрү планлаштырыла, дип билгеләп үтте.

"Бу уенга балаларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә телибез", - диде җитәкче.

Өченче сыйныф укучысы Раяз Галимҗанов шахмат белән өч ел шөгыльләнә, әтисе аны уенның серләренә өйрәткән. "Мин ярышларда катнашканда, бөтен гаилә мине хуплый. Минем инде ике алтын медалем бар ", - ди малай үзенең казанышлары турында.

«Нурлат» ТРК мәгълүматы буенча, якын киләчәктә Нурлат районының 21 уку йортында шахмат зоналары ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International