2021 елның 1 августыннан Россиядә докторлык диссертацияләрен яклауның яңа формасы – элек бастырылган эшләр нигезендә әзерләнгән фәнни доклад барлыкка киләчәк. Тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.
“Яңа формат гамәли тикшеренүләргә юнәлеш тоткан һәм фәнни журналларда актив мәкаләләр бастырып чыгарган галимнәргә бу эшкә игътибар бирергә, ә нәтиҗәләрне докторлык дәрәҗәсен алу өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк”, — диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый дәгъва кылучыларга карата таләпләр югары булачак. Табигый, техник, медик-биологик һәм аграр фәннәрдә специальләшкән кешеләр соңгы 10 елда кимендә 30 фәнни мәкаләгә ия булырга тиеш. Гуманитар, икътисадый һәм иҗтимагый фәннәр буенча — ким дигәндә 50.
Шул ук вакытта фәнни мәкаләләр басылып чыккан басмаларның халыкара танылуы булырга тиеш. Министрлар Кабинетында гадәти форматта табигый-фәнни һәм техник белгечлекләр өчен — 10, гуманитар һәм социаль-икътисади белгечлекләр өчен 15 мәкалә җитәрлек, дип аныкладылар.
Карар шулай ук диссертация советларына утырышларны дистанцион рәвештә үткәрү хокукын бирә. Бу аттестация процессын оештыруны һәм аның процессын гадиләштерәчәк, дип саныйлар Хөкүмәттә.
Моннан тыш, гыйльми дәрәҗәләрне бирүнең яңа практикасы эксперт системасын бушатырга һәм аттестация процедураларының үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.