Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә уку вакытын 2 елга кадәр кыскартырга планлаштыра

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә һәм техникумнарда кайбер программалар буенча белем бирү вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты утырышында чыгыш ясаганда сөйләде.

- Бүген 9 сыйныфтан соң 50% укучы көллиятләрдә һәм техникумнарда укуларын дәвам итүне  сайлый. Безнең бурыч – аларга сыйфатлы укыту һәм кирәкле белгечлек өчен шартлар тәэмин итү, - дип ассызыклады Сергей Кравцов. - Без урта һөнәри белем бирүнең кайбер программалары буенча уку срокларын кыскарту мәсьәләсен тикшерәбез, ягъни 2 ел эчендә белгечне алырга мөмкин булсын өчен.

Министр сүзләренә караганда, бу мәдәният, сәламәтлек саклау, хәрби белгечлекләр өлкәсендә әзерлек юнәлешләренә кагылмаячак.

- Узган ел без һәр төбәктә урта һөнәри белем бирү программаларын анализладык. Без колледжларда программаның 30%ы төбәк үсешенә туры килмәвен күрдек, – дип ассызыклады Сергей Кравцов. – Без регионнарның таләпләре белән колледжларда әзерләү программаларын төгәл синхронлаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International