Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы киләсе елдан мәктәпләрдә 5 мең педагогик сыйныф булдырырга планлаштыра, дип хәбәр итә РИА Новости.
Бу хакта ведомство башлыгы Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты утырышында белдерде.
"Киләсе елдан профильле педагогик сыйныфлар төзиячәкбез... Без 5 мең педагогик сыйныф булдырырга планлаштырабыз», - диде Сергей Кравцов.
Ул укытучыларны мәктәптән сайлап алырга, педагогик эштә кызыксынучы балаларны ачыкларга кирәк, дип өстәде.