Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының барлык 26 мәктәбендә шахмат зоналары барлыкка киләчәк

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының барлык 26 мәктәбендә шахмат зоналары эшләячәк. Шушы көннәрдә ике яңа мәйданчык Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә мәктәпләрендә ачылды.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин кирәкле җиһазларны — стена шахмат тактасы, ике комплект өстәл шахматы һәм махсус сәгать тапшырдылар.

Район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалтдинов Иске Көтеш мәктәбе өчен шахмат зонасы ачарга вәгъдә итте, “Сөлчә” ширкәте җитәкчесе Хәмзә Хәмәтов — Иске Илем мәктәбе өчен. Якын көннәрдә "Шешмаойл" җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан бирелгән тагын ун шахмат комплекты бүленәчәк.

Шахмат мәйданчыклары «Мәгариф» илкүләм проекты буенча ачыла. инвентарь белән тәэмин итү «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе проекты буенча гамәлгә ашырыла, ул республиканың барлык мәктәпләрендә шахмат зоналарын булдыруны күздә тота. Узган атнада шундый ике мәйданчык Нурлат һәм Азнакай районнарында барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин "2024 елга кадәр чорга РФ үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" указга кул куйды, ул ил территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International