«Җиңү диктанты» сорауларының бер өлешен Бөек Ватан сугышының беренче елына һәм бөек совет полководецларының юбилеена багышлаячаклар.
Гадәттәгечә, аны турыдан-туры да һәм диктантпобеды.рф сайтында онлайн формада да язарга мөмкин булачак.
Быел «Җиңү диктанты» 29 апрельдә узачак. Беренче тапкыр аның мәйданчыклары зур авылларда гына түгел, кече торак пунктларда да оештырылачак. Диктант биремнәрен чит илләрдәге ватандашларыбыз һәм чит ил гражданнары да үти алачак.
Имтихан өчен сорауларны Россия хәрби-тарих җәмгыяте һәм Россия гуманитар университеты экспертлары әзерләде. Катнашучыларга гомуми хәрби-тарихи темага 20 сорауга һәм төбәк тематикасы буенча биш сорауга җавап биреп, 25 бирем башкарырга туры киләчәк. Акцияне оештыручылар барлыгы 12 меңгә кадәр мәйданчык ачарга исәп тота.
"Татарстанда диктант үткәрү өчен кимендә 70 мәйданчык җәлеп ителәчәк. Узган еллар тәҗрибәсе буенча, без «Җиңү диктанты» акциясенең республика халкына кызыклы булуын күрәбез. Акциягә дә, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына да кызыксыну елдан-ел арта", - дип хәбәр итте «Тарихи хәтер» проектының төбәк коодинаторы Гөлнара Габдрахманова.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Җиңү диктанты» өченче тапкыр узачак. Акцияне «Бердәм Россия», Россия Тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте оештыра. 2020 елда Россиядән һәм 75 чит илдән килгән миллионнан артык кеше үз белемнәрен тикшерә алды.