Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Егоров һәм прокурор ярдәмчесе Лиана Низамова кунакка килде. Учреждениегә визит барышында алар балалар йортының эш үзенчәлекләре, шулай ук балаларның яшәү һәм тәрбияләү шартлары һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.
Кунаклар фатир тибындагы тәрбия төркемнәрендә генә булып калмадылар, ә хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең укуда, спортта, иҗатта, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруда ирешкән уңышлары белән дә таныштылар.
Очрашу барышында ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча, шул исәптән алимент йөкләмәләре буенча алга таба хезмәттәшлек итү буенча уртак планнар билгеләнде.