26 мартта Казанда «Белгечләрнең эмоциональ талчыгуын профилактикалауга биопсихосоциорухи якын килү» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара онлайн-форматта планлаштырылган.
Конференция халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерүнең төбәк концепциясе кысаларында уза. 2019 елдан башлап Татарстан психологик хезмәтләрнең уникаль ведомствоара эшен формалаштыра, бу психологик ярдәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Әлеге эшчәнлекнең координаторы вәкаләтләре Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына беркетелгән.
Министрлыкның әлеге яңа юнәлеш буенча эшчәнлеге ТР халкына психологик ярдәм күрсәтү системасының ведомствоара эксперт советы тарафыннан җайга салына. Совет рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Бу юнәлеш буенча ике елга якын вакыт эчендә халыкка психологик ярдәм күрсәтүне оештыруның ведомствоара төбәк моделен формалаштыру; ведомство психологик хезмәтләре һәм тулаем система эшчәнлегенең продуктивлыгын тәэмин итә торган берничә норматив документ эшләү; Татарстан халкының психологик проблемаларын синхронлаштырылган һәм килештерелгән чишү өчен профессиональ психологик бергәлекне төзүгә ирешелде. 2020 елда халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасының актуаль торышына мониторинг үткәрелде. Психологик бергәлекнең мөһим мәсьәләләреннән берсе булып белгечләрнең үтә дә нык талчыгуын кисәтү тора.
Конференциядә Россиянең 8 төбәгеннән (Удмуртия, Саха (Якутия), Кырым, Әстерхан, Киров, Сахалин, Самара өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы) яшьләр сәясәтенең, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау өлкәләренең вәкилләренең, шулай ук табиблар, педагоглар, социаль өлкә белгечләренең катнашуы планлаштырыла.
Спикерлар буларак Татарстан, Чехия һәм Германия галимнәре һәм уңышлы практиклары чыгыш ясаячак.
Чараны оештыручылар – ТР Хөкүмәте ярдәмендә КГМАның психотерапия һәм наркология кафедрасы белән берлектә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Трансляциягә сылтама: https://youtu.be/BejfePR3b2Q