Мәгариф министрлыгы хөкүмәтнең урта һөнәри белем бирүнең һөнәрләр һәм белгечлекләренең яңа исемлеге белән карар проектын әзерләде. Алар барысы да модернизацияләүнең һәм Россиянең технологик үсешенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен кирәк.
Мондый исемлек элек тә булган. Хәзер аны яңартырга тәкъдим ителә. Сәбәбе берничә: яңа белем бирү стандартлары барлыкка килде, ул формалаша торган башка норматив документлар да үзгәрде. Әмма иң мөһиме, "булган исемлек урта һөнәри белем бирүдә барлыкка килгән реаль вәзгыятькә туры килми", - диелә аңлатма язуында.
"Яңа исемлек Россиядә иң кирәкле урта һөнәри белем бирү һөнәрләрен социологик тикшерүнең нәтиҗәсен исәпкә алып раслана", - дип ассызыклый авторлар. Бу исемлектә нинди яңа һөнәрләр барлыкка килде?
Мәсәлән, гомумтөзелеш эшләре мастеры, сигнализация, үзәкләштерү һәм блокировка буенча электромонтажчы, телефон элемтәсенең линияле-кабельле корылмаларын ремонтлау һәм үткәргеч тапшыруны ремонтлау буенча электромонтер.