"Тоталь диктант-2021"гә ничек һәм кайчан теркәлергә була?

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елда «Тоталь диктант» ка теркәлү 31 мартта ачыла. Бу хакта чара сайтында хәбәр ителә. "Тоталь диктант" үзе шимбә көнне, 10 апрельдә булачак.

«Тоталь диктант»ка ничек теркәлергә?

Бары тик totaldict.ru сайты аша гына теркәлергә мөмкин. Телефон, электрон почта аша яки башка сервислардан файдаланып теркәлү мөмкин түгел.

Теркәлү ачылганнан бирле (алдан ярамый) үз шәһәрегез битенә керергә, туры килә торган мәйданчык сайларга, аннары "Теркәлергә" төймәсен басарга һәм инструкцияләргә иярергә кирәк. Әгәр сайланган мәйданчыкта буш урыннар булмаса, теркәлү мөмкин булмаячак, бу очракта  буш урыннар калган башка уңайлы мәйданчык сайларга кирәк.

Сезнең кайсы мәйданчыкка теркәлүегез турындагы мәгълүматны шәхси кабинетта алырга мөмкин булачак. Мәйданчыкларның исемлеген шулай ук рәсми сайтта теркәлү башланган көнне урнаштырачаклар. Һәр кулланучы, үзеннән башка, тагын бер катнашучыны, мәсәлән баласын, дустын яки туганын теркәргә мөмкин. Әмма моның өчен һәр кеше өчен аерым аккаунт булдырырга кирәк.

2021 елда кайсы шәһәр акция башкаласы итеп сайланган?

Быел акциянең башкаласы Якутск булачак. Ул "Тоталь диктант" сайтында игълан ителгән онлайн-тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйды, Рязань, Ярославль, Салехард, Саранск һәм Томскны узып китте.

Диктант текстын язучы Дмитрий Глуховский укыячак. Акция тарихында беренче тапкыр 2021 елда "Тоталь диктант" башкаласында өстәмә студия ачачаклар, аннан 10 апрельдә – чара көнендә –  "Тоталь диктант" онлайн-марафоны эфиры алып барылачак.

Быел тагын нинди яңалыклар көтелә?

 2021 елда катнашучыларның инглиз телендә "Тоталь диктант" язу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Инглиз телендә диктант 18 шәһәрдә 52 мәйданчыкта узачак. Аны Әстерхан, Брянск, Владивосток, Екатеринбург, Иркутск, Курск, Мәскәү, Новосибирск, Пенза, Самара, Санкт-Петербург, Севастополь, Сургут, Сыктывкар, Тамбов, Уфа һәм Көньяк-Сахалинскта яза алачаклар. Мәйданчыкларны иң күбе Мәскәүдә оештырыла, анда диктант текстын актер Аркадий Джем, телевидение алып баручысы Александр Анатольевич, блогер Игорь Сивов, Мальтаның Россиядәге илчесе Пьер Клайв Аджус һәм башкалар укый.

Инглиз телендә диактант рус телле диктант башланганнан соң сәгать ярым узгач (Екатеринбургта, Иркутскта, Сургутта, Уфада - 14:30да (җирле вакыт); Владимирда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Брянск, Курск, Пенза, Сыктывкар, Тамбовта - 15:30 сәгатьтә (җирле вакыт); Владивостокта, Новосибирскта, Самарада - 16:30 да (җирле вакыт); Көньяк Сахалинда - 17:30 (җирле вакыт) башлана. Эшләрне тикшергәннән соң, нәтиҗәләрне катнашучыларның шәхси кабинетларына кертәчәкләр. Инглиз телендәге  диктантны тикшергәндә пунктуацион хаталар өчен билге төшерелми, орфографик хаталар гына исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International