Бөтенроссия ачык дәресендә балаларга театр тарихы һәм театр өлкәсендә эшләү турында сөйләячәкләр

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

25 мартта Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Бөтендөнья театр көненә, аның дөньяда һәм Россиядә барлыкка килү тарихына багышланган «Театр – сәнгать көче» Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Дәрес Россия мәгариф министрлыгы “Мәгариф” илкүләм проектының “Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы, Россия мәгариф академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты белән берлектә үткәрелә.

Дәрес вакытында укучыларны антик театрның барлыкка килүе, Россиядә беренче театрларның ачылу тарихы, балалар өчен театрлар, студентлар театрлары һәм театр өлкәсендә һөнәрләр булдыру белән таныштырачаклар.

Дәресне трансляцияләү Ярославльдә – Россиядәге беренче театр – Фёдор Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театрыннан алып барылачак. РАО Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты директоры Наталья Агре билгеләп үткәнчә, тәрбия процессында ата-аналарга кечкенәдән үк балаларны театр тормышына җәлеп итәргә кирәк.

«Беренчедән, бөтен гаилә белән нинди дә булса очрашу үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә: балалар ата-аналар белән формаль булмаган шартларда вакыт уздыралар, сөйләшүләр өчен уртак темалар барлыкка килә. Икенчедән, театр эше – балалар өчен яхшы үрнәк. Теләсә нинди катлаулы процесстагы кебек үк, монда да коллектив эчендә берләшү һәм уртак эш кирәк ", - диде ул.

 Дәрестә 2018-2019 елларда «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче, «Уңайлы театр» хәйрия социаль проектын төзүче Дмитрий Афанасьев ; Борислав Володин, «ArtMasters» илкүләм ачык иҗат компетенцияләре чемпионаты дирекциясе җитәкчесе; Айрат Төхвәтуллин, Фёдор Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры директоры; Сергей Куценко, Ярославль дәүләт театр институты ректоры, атказанган артист; Дмитрий Бикбаев, театр һәм кино актеры, җырчы катнашачак.

Чараны оештыручылар – Россия мәгариф министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты.

Үткәрү көне һәм вакыты: 25 март, Мәскәү вакыты белән 12:00.

Үткәрү форматы һәм урыны: Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә онлайн-трансляция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International