Хөкүмәт «Земский учитель» программасына субсидияләр бирү тәртибен гадиләштерде

2021 елның 27 марты, шимбә

Федераль бюджетта «Земский учитель» программасын 2023 ел ахырына кадәр финанслау каралган. Хөкүмәтнең программага бүлеп бирелгән субсидияләр бирү кагыйдәләре турындагы карары 25 мартта үз көченә керә.

«Земский учитель» программасы 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән старт алды. Аның максаты - яңа педагогларны авыл җирлегенә җәлеп итү. Программа шартлары буенча, 50 меңгә кадәр халкы булган бистәләргә яки шәһәрләргә эшкә күченгән укытучылар бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алалар - 1 млн сум. Әгәр торак пункт Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә урнашкан булса, компенсация 2 млн сум тәшкил итә. Программада катнашу өчен, җирле мәктәп белән кимендә биш ел хезмәт шартнамәсе төзергә кирәк.

Карар нигезендә, түләүләргә акчалар федераль бюджеттан бүленә. Субсидияләр Мәгариф министрлыгы һәм субъект хакимиятләре арасында түләү бирү турындагы килешү, шулай ук мәгариф оешмасы белән төзелгән хезмәт шартнамәсе нигезендә бирелә. Документ дәүләт ярдәме чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләү схемасын гадиләштерә. Элек түләүле укытучыларның билгеле бер процент өлешен исәпләргә кирәк иде. Хәзер исә аларның һәр финанс елында фактик санын күрсәтү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International