Россиядә коронавирус белән эпидемиологик вәзгыять быел июньдә БДИ үткәрергә мөмкинлек бирә. Срокларны күчерү планлаштырылмый. Бу хакта "Россия 24" телеканалы эфирында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
"Бүгенге көндә эпидемиологик вәзгыять июньдә БДИ уздыруны оештырырга мөмкинлек бирә, - дип Кравцовның сүзләрен китерә ТАСС. - Имтиханны максималь уңайлы шартларда һәм тапшыручыларның һәм оештыручыларның сәламәтлеге өчен хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен, узган елдагы кебек үк эпидемиологик яклау чаралары күреләчәк".
Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, 2020 елда БДИ вакытында коронавирус белән авыруның бер генә очрагы да булмаган. Исегезгә төшерәбез: БДИның төп чоры 2021 елның 31 маеннан 2 июльгә кадәр, өстәмә рәвештә 12 июльдән 17 июльгә кадәр узачак. БДИны быел мәктәпләрне тәмамлаучылар гына тапшырачак, алар вузларга керергә ниятли.