22 марттан 28 мартка кадәр Республика олимпиада үзәгенең структур бүлекчәсе - «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Кредо» республика профиль сменасы кысаларында Татарстан Республикасы командаларын физика, хокук, физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына әзерләү буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
Сменада әлеге предметлар буенча җыелмалар составына кергән 100дән артык укучы катнаша һәм алар Татарстан данын 2021 елда бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында якларга тиеш булалар.
Дәресләрне ТР һәм РФ атказанган укытучылары булган республиканың әйдәп баручы укытучылары үткәрә: Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы (Югары Ослан районы Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе), Сорокин Александр Иванович (Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе), Җиһаншин Радик Равил улы (Биектау районы Дөбъяз урта мәктәбе), шулай ук Җиһаншин Илсур Рөстәм улы, юридик фәннәр кандидаты (Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты), Заяц Алексей Евгеньевич, физика-математика фәннәре кандидаты (Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицей).
Физик культура буенча команда өчен практик дәресләрне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең педагогия фәннәре кандидаты Леонид Александрович Лопатин җитәкчелегендә профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре үткәрә.
Укулар югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрелә.
Барлык катнашучыларга да Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында бик яхшы нәтиҗәләр телибез!