"Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) "Крылья Ростех" авиатөзелеш тармагы өчен яңа буын инженерларны укыту буенча бөтенроссия программасында катнашучы булды. Проект Россиянең төп 9 профильле югары уку йортында башлангыч алды – Казанда ул А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) базасында гамәлгә ашырыла.
КНИТУ (КАИ) 2021 елда студентларны "Самолет- һәм вертолет төзелеше" юнәлеше буенча җыячак, шул исәптән "Россия вертолетлары" холдингы мәнфәгатьләрендә дә. Керү таләпләре: аттестатның уртача баллы - 4, инглиз теленең дәрәҗәсе - А2, БДИ - 210 балл. Фән һәм тематик олимпиадаларда, Junior Skills чемпионатларында җиңүләр бәяләнә.
КВЗ программада катнашкан КНИТУ (КАИ) студентларына ярдәм итәчәк. Алар мотивацион түләүләр алачак – ул аена 15 000 сумга кадәр, өстәмә курсларда (инглиз теле, NX, стажировкалар) белем алачак. Шулай ук инглиз телен уңышлы үзләштергән өчен өстәмә түләү дә каралган – ай саен 9000 сумга кадәр, 2000 сумнан торган социаль пакет та бар. Студентлар КВЗга 1 курстан эшкә урнашу гарантиясен алачак.
Предприятие белгечләре абитуриентлар өчен профориентация программалары үткәрәчәк, яңа мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирәчәк, КНИТУ (КАИ) тематик чараларында катнашачак.
Көчәйтелгән укыту программасы нигезендә Дәүләт корпорациясе тарафыннан эшләнгән югары уку йортлары белән багланышлар моделе ята, шул ук вакытта Ростех югары уку йортыннан да, студенттан да нәтиҗәлелекнең үлчәнгән күрсәткечләренә ирешүне таләп итә. Вуз профильле предметлар буенча артта калган студент өчен түләүне алмаячак, шул ук вакытта студентның нәтиҗәләрен бәйсез комиссия тикшерә. Килешү буенча, укуда өлгермәүчеләр Ростехның пилот төркемнәреннән чыгарыла һәм эш бирүчегә уку бәясен капларга тиеш була, ә өчлегә укучылар барлык өстенлекләрдән мәхрүм ителә.