Чаллыда «BabySkills-2021» балалар чемпионаты уза

2021 елның 26 марты, җомга

22 марттан 31 мартка кадәр Чаллыда WorldSkills Russia стандартларын исәпкә алып, “BabySkills-2021” мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иртә профориентациясе буенча балалар чемпионаты уза.

Конкурсның максаты – мәктәпкәчә белем бирү программаларын үзләштергәндә иртә һөнәри юнәлеш бирү моделен булдыру, абруйны күтәрү, эшче һөнәрләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемнәрен комплекслы бәяләү, технологик белемнәрне системалаштыру.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 11 компетенциядә осталыкларын күрсәтә. Болар:  «Төзүче-инженер», «ЮХИДИ инспекторы», «Ресторанный сервис», «График дизайн», «Мәктәпкә кадәр тәрбия», «Физик культура, спорт һәм фитнес», «Музыкаль җитәкче», «Кием дизайнеры», «Кондитер эше», «Лаборатор химик анализ», «3D-дизайнер» юнәлешләре.

Муниципаль турда 6-7 яшьлек 99 бала катнаша. Ярышлар Чаллы шәһәренең 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә үткәрелә. Болар 59нчы, 122нче, 51нче, 98нче, 99нчы, 77нче, 54нче, 108нче, 72нче, 94нче, 34нче мәктәпкәчә балалар учреждениеләре.

Муниципаль этапта җиңүчеләрне бүләкләү 2 апрельдә  Чаллы педагогика көллиятендә узачак. Май аенда конкурсның республика этабы финалы узачак, ул Казанда үткәрелә.

Җиңүчеләр Милли Чемпионатта катнашачак, ул 2021 елның көзендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International