Татарстан укучылары француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 26 мартында Мәскәүдә 2020/2021 уку елында француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды.

Zoom-конференция режимында  читтән торып узган ябылу тантанасында нәтиҗәләр игълан ителде. 218 катнашучы арасында Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 98 укучы җиңүче һәм призер булды, алар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.

Татарстан Республикасыннан 4 катнашучы тәкъдим ителгән иде, алар арасында 2 укучы бәйгедә лаеклы чыгыш ясады һәм призлы урыннар яулады. Алар – Түбән Кама муниципаль районының 22 нче гимназиясеннән  10 сыйныф укучысы Шумилова Вера Андреевна һәм  Казан шәһәре Мәскәү районының 9 нчы гимназиясеннән 11 сыйныф укучысы Кәримов Эмиль Руслан улы.

Олимпиадада катнашучыларны Татарстан Республикасы данын  лаеклы яклап, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.

Безнең призерларны әлеге бәйгегә әзерләгән педагогларны һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Европа телләре һәм мәдәниятләр кафедрасының  профессорлар-укытучылар составына  зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International