Бүген Борис Щукин исемендәге Театр институтында "Мәктәп классикасы" Бөтенроссия проекты стартына багышланган матбугат конференциясе узды. Шунда ук илнең төп театр институты һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Аның максаты – Россия мәктәп театрларын үстерү.
Проектның максатлары һәм бурычлары, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә «Мәктәп классикасы» проектын оештыру һәм гамәлгә ашыруның механикасы турында, шулай ук 2024 елга кадәр оешмаларның үзара хезмәттәшлеге концепциясе турында түбәндәге затлар сөйләде: Б.Щукин исемендәге Театр институты ректоры, Россия Федерациясе халык артисты Евгений Князев, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Ирина Плещева, «Сәнгать өчен» мәдәни инициативаларны яклау фонды рәистәше, Мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Татьяна Дмитриева, Россиянең атказанган артисты Александр Олешко һәм В.Д. Поленов исемендәге 1231 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активисты, «Вдохновение» мәктәп театры катнашучысы Софья Попова.
Матбугат конференциясендә РМУХ башкарма директоры яңа проектны эшләтеп җибәрү алдыннан РМУХ уздырган сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Анда Россия Федерациясенең 9 меңнән артык укучысы һәм педагогы катнашты.
«Безнең сораштыру нәтиҗәләре буенча педагогларның 96% ы үз гомуми белем бирү оешмасында театр түгәрәге яки студия булдыру кирәклеген белдерде. Шулай ук педагоглар өчен хезмәт эшчәнлегеннән аерылмыйча гына көндезге яки онлайн форматларда квалификация күтәрү курслары узу мөһим. Сораштырылучыларның күбесе театр эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә кызыксынуларын белдерделә . Бу аларның инде 90% тан артыгы өстәмә түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүгә карамастан. – дип сөйләде Ирина Плещева. – Без театр студияләре укучыларның ял итү урыны гына түгел, ә аларның иҗади потенциалын мөмкин кадәр тулы күләмдә ачарга мөмкинлек бирүче инструмент булырга мөмкин дип саныйбыз, чөнки театр сәнгате, сәнгатьнең синтетик төре буларак, турыдан-туры музыка, бию, сынлы сәнгать, сүз сәнгате, цирк сәнгате һәм пластика белән бәйле».
РМУХ җитәкчесе шулай ук проектта катнашучылар буларак үзләрендә театраль түгәрәк яки студия булган гомумбелем бирү оешмалары чыгыш ясый алачак дип аңлатты. Конкурс ике әзерлек дәрәҗәсендә булачак: мәктәп база һәм алдынгы, шулай ук укучылар өчен 5 яшь категориясе һәм педагоглар өчен “Профи” трегы.
Б.Щукин исемендәге Театр институты ректоры, Россия Федерациясенең халык артисты Евгений Князев сөйләгәнчә, РМУХ белән берлектә “Мәктәп классикасы” проектын гамәлгә ашыру өчен, Театр институты үзенең оештыру һәм методологик ресурсларын, укытучы-профессорлар потенциалын кулланырга, шулай ук Россия укучылары арасында һәвәскәр театр сәнгатен үстерү буенча озак вакытлы проектны гамәлгә ашыру буенча җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер.
"Без апрельдә үк безнең педагогларның барлык 8 федераль округта узачак мәктәп театр коллективлары өчен күчмә семинарларын башларга планлаштырабыз. Безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе быел Бөтенроссия театр сәнгате фестивале булачак, аның структурасында билгеле бер вакыт кысаларында җәйге ял оештыру вакытында балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагерьларында конкурслар, смотрлар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, төрле мәдәни-иҗат юнәлешендәге акцияләр, перформанслар, иҗади профильле сменалар уздыру мөмкин. Ә Бөтенроссия фестиваленең башлангыч ноктасы буларак, без Псков шәһәрендә 2021 елның июнь башында уздырырга планлаштырган чараны тормышка ашыру күз уңында тотабыз ", - дип анонслады проект вакыйгаларын Евгений Князев.
Матбугат конференциясендә катнашучылар яңа проектның гамәли файдасы турында да сөйләделәр. «Сәнгать өчен» мәдәни инициативаларга ярдәм итү фонды рәистәше Татьяна Дмитриева сүзләренә караганда, Россиядә өстәмә белем бирүнең теләсә кайсы программасында өстенлекле булып рухилык, әхлаклылык, ватанпәрварлык, традицион халык мәдәниятен саклау кебек төшенчәләр тора.
"Театр, билгеле булганча, ул социаль күренеш. Шуңа күрә, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының рус театр эшенең классик нигезләрен популярлаштыруга һәм сәләтле балаларны стратегик эзләүгә генә түгел, ә тәрбиягә дә юнәлтелгән проектның партнеры булуы аеруча табигый, - дип аңлатты Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Татьяна Дмитриева. — Тәрбия – җәмгыятьнең яшәешен һәм аның дәвамчанлыгын тәэмин итүдә мөһим чараларның берсе. Профессиональ театр эксперт җәмгыятенең һәм илнең төп мәктәп хәрәкәтенең үзара интеграциясе процессы барган координатлар системасы төзелгәндә, бу ярдәм итәргә һәм хупларга кирәк булган бик мөһим иҗтимагый күренеш".
Ә менә Мәскәүнең тугызынчы сыйныф укучысы һәм РМУХ активисты төрле театр берләшмәләрен үстерергә кирәк дип саный, чөнки бу мәктәп укучыларына үз талантларын ачарга, эчке киеренкелекне бушатырга һәм ачылырга ярдәм итә.
"Шәхсән миңа мәктәп театры сәхнәдә дулкынлануны җиңәргә ярдәм итте һәм сизелерлек дәрәҗәдә креативлыкны үстерде. Һәм мин һөнәри юнәлешемне әле тулысынча билгеләнмәгән булсам да, ораторлык һәм коммуникация күнекмәләре һичшиксез миңа кирәк булачак дип ышанам! "- диде В.Д. Поленов исемендәге 1231 нче мәктәп укучысы Софья Попова.
Россиянең атказанган артисты һәм театр педагогы Александр Олешко матбугат конференциясен йомгаклады һәм Борис Щукин исемендәге Театр институтының яшьләрне өлкәннәр тормышына әзерләү буенча зур тәҗрибәгә ия булуын ассызыклады.
"Густав Малер әйткәнчә, традиция – ул көлгә табыну түгел, бу – утны тапшыру! Күп еллар безгә, янәсе, балаларны иреккә җибәрегез, теләсә нәрсә эшләсеннәр, диләр... Юк, һич кенә дә балаларны җибәрмәгез! Ничек кирәк, шулай иртәрәк аларга аңлатыгыз, нәрсә ул яхшы, ә нәрсә ул начар икәнен. Һәм бу проект нәкъ менә кеше өчен беренче чиратта үз өстеңдә нәрсә эшләргә кирәклеген мөмкин кадәр иртәрәк аңласын өчен кирәк ", — дип билгеләп үтте Александр Олешко.
Оештыручылар сүзләренчә, "Мәктәп классикасы" конкурсы Театр институты профессионаллары командасы тарафыннан, кадрлар, методик, оештыру һәм матди-техник шартлар булдыруны да кертеп, театр студиясен төзү яки үстерү проекты эшләнәчәк мәктәпләрне сайларга мөмкинлек бирәчәк. Катнашу өчен гаризаны рдш.рф сайтында рәсмиләштерергә кирәк, конкурска теркәү 8 апрельдән башлана.
ФОТО һәм ВИДЕО түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/dBR6FrOSAogKw?w=1
Мәгълүмати белешмә:
“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы (РДШ) РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2015 елның 29 октябрендә оештырылды. Оешманың максаты — үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм Россия җәмгыятенә хас кыйммәтләр системасы нигезендә шәхес формалаштыруга ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерүдән гыйбарәт. Хәзерге вакытта Россия мәктәп укучыларының хәрәкәте 500 меңнән артык баланы һәм Россиянең 85 субъектыннан 19 000 белем бирү учреждениесен берләштерә, 4 юнәлеш һәм 9дан артык федераль проект һәм төрле юнәлештәге конкурслар тормышка ашыра: экология, иреклеләр, медиа, спорт, музей эше, фән, дизайн, үзидарә, туган якны өйрәнү. Аларның өчесе "Мәгариф" илкүләм проектына керә. РМУХның яңа проектлары: Киберспорт буенча РМУХ кубогы, «Шеф мәктәптә», «Ил буйлап эко-кизү». РМУХ үзизоляция чорында 19 онлайн проект булдырган, алар 453 000 кешене колачлаган. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәсми сайты - https://рдш.рф/