Бүген бөтен ил буйлап "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты — "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының яңа сезоны старт ала. Мәктәп укучылары өчен иң масштаблы конкурсның яңа сезонын ачу өч көнлек онлайн-марафон форматында уза һәм 28 мартта, зур тәнәфес көнендә тәмамланачак.
Өч көн дәвамында марафон тамашачылары турыдан-туры эфирда Россиянең эре компанияләре, югары уку йортлары, музей комплекслары буенча онлайн-экскурсияләргә бара һәм анда катнашачак, иҗади конкурсларда,челленджларда катнаша алачак. Фән, технологияләр, сәнгать һәм медиа өлкәсендә экспертлар мәктәп укучылары өчен лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк. TED форматында конкурста җиңүчеләр арасында популяр блогерлар белән дискуссияләр узачак. Шулай ук марафон кысаларында «Зур тәнәфес»нең беренче сезонында җиңүчеләрнең педагог-остазлары һәм ата-аналары белән сессия узачак.
Үзләренең уңыш тарихлары турында туры эфирда илнең төрле төбәкләреннән конкурс җиңүчеләре сөйләячәк.
Марафон кысаларында, 27 мартта Татарстанда Сибгатуллиннар гаиләсе белән иҗади очрашу узачак. Алар иҗади гаиләдәге заманча кыйммәтләр турында сөйләячәкләр. Ә очрашудан соң татарстанлылар туры эфирда федераль кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Онлайн-марафон кунаклары арасында Россиянең халык артисты Владимир Машков, Ворлдскиллс Россия генераль директоры Роберт Уразов, телетапшырулар алып баручы Сергей Малоземов, Эрнест Мацкявичюс һәм Дмитрий Губерниев, җырчы Манижа булачак.
Онлайн-марафон Россия йолдызлары катнашында бәйрәм концерты белән тәмамланачак. Концертның хэдлайнерлары Юлианна Караулова, Егор Шип һәм Pizza төркеме чыгыш ясаячак.
«Зур тәнәфес» онлайн-марафонын ВКонтакте социаль челтәрендә конкурс бергәлегендә трансляцияләү мөмкин булачак https://vk.com/bpcontest
"Зур тәнәфес” – яшәү урынына бәйсез рәвештә, барлык яшүсмерләр өчен дә үзеңне яңа яктан ачу мөмкинлеге. Үз талантларыңны ялгышудан курыкмыйча күрсәтергә мөмкин булган урын. Өстәвенә, бүген компетенцияләр, софт-скиллз, стандарт булмаган фикер йөртү һәм командада эшләү торган саен зуррак әһәмияткә ия. «Зур тәнәфес»тә сайлап алуның төп критерие – укудагы өлгереш билгесе түгел, ә укучыларга бүгенге дөньяда кирәк булачак күнекмәләр булу», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов. Катнашучыларны теркәү bolshayaperemena.online платформасында 2021 елның 1 июненә кадәр ачык.
Конкурсның беренче этаплары дистанцион рәвештә узачак, катнашучылар шәхес тибына, интеллект төренә, гамәлләрне төренә тәэсир итүгә һәм эрудициягә тест үтә ала. Шулай ук дистанцион форматта кейс биремнәрен чишү булачак. Конкурсның ачык ярымфиналлары барлык федераль округларда узачак, ә конкурсның финалы 2021 елның ноябрендә «Артек»та булачак.
Мәгълүмати белешмә:
Яңа сезонда, өлкән сыйныф укучылары белән беррәттән 5-7 сыйныф укучылары да катнаша алачак. Алар өчен махсус геймификацияләнгән трек әзерләнәчәк, ә конкурс финалы 2021 елның июлендә "Артек"та узачак. Бу яшь категориясендә 300 укучы җиңүче булачак, алар суперпризга — «Зур тәнәфес» поездында Мәскәүдән Владивостокка кадәр һәм киресенчә “Хыял сәяхәтенә”ия булачак.
«Зур тәнәфес»тә беренче тапкыр мәктәп укучылары белән бергә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары да катнаша алачак. 8-10 сыйныф укучылары укучылары кебек үк, конкурста җиңүчеләр акчалата бүләкләргә ия булачак, алар аны белем алуга һәм үз-үзен үстерүгә тота алачак.10 сыйныфның 300 укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 150 3-4 курс студентлары 1әр миллион сум, 8-9 сыйныфларның 300 укучысы һәм 1-2 курсның 150 студенты алачак 200әр мең сум алачак.
5-7 сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» финалы җиңүчеләрен әзерләгән педагоглар 100 мең сум алачак. Өлкән сыйныф укучыларын һәм СПО студентларының педагог-остазлары 150әр мең сум алачак. Җиңүчеләрне әзерләгән төп һәм өстәмә белем бирүче 30 иң яхшы белем бирү оешмасы һәм 20 урта һөнәри белем бирү оешмасы 2 миллион сум акча белән бүләкләнәчәк. Алар аны җелем бирү мөмкинлекләрен үстерүгә һәм техник җиһазлауга тота алачак. «Зур тәнәфес» проектының махсус трегы конкурста катнашучыларның ата-аналары өчен программа булачак.
Конкурсның аерым трегында рус телен өйрәнүче һәм Россиядә белем алуга юнәлеш тоткан чит ил кешеләре – яшүсмерләр катнаша алачак. Аларга рус телендә биремнәр биреләчәк, ә 100 җиңүче өчен приз – Россия югары уку йортларында максатчан укыту булачак.
«Зур тәнәфес»нең бәйге палитрасы да киңәя. Беренче сезонда конкурс 9 юнәлеш буенча узды: фән һәм технология ("Киләчәкне төзе!"), сәнгать һәм иҗат ("Иҗат ит!"), журналистика һәм яңа медиа ("Төп мәсьәлә турында сөйлә!"), волонтерлык (“Игелек эшлә!”), тарихи хәтер ("Исеңдә тот!"), сәламәт яшәү рәвеше ("Сәламәт бул!"), экология ("Табигатьне сакла!"), урбанистика ("Әйләнә-тирә дөнья үзгәрт!"), сәяхәт һәм туризм ("Россияне таны!). Яңа сезонда аларга белем бирү технологияләрен үстерүгә багышланган "Яңалыкны ач!", яшьләр эшкуарлыгына багышланган "Эшмәкәрлек ит!" һәм "Юнармия" хәрәкәте партнер буларак тәкъдим иткән "Ватанга хезмәт ит!" махсус юнәлеше өстәләчәк.
«Зур тәнәфес» конкурсын «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыралар. Конкурс Россия мәгариф министрлыгы, Россия фән һәм югары белем министрлыгы һәм Россия яшьләр министлыгы ярдәмендә уза.