Казан лицеистлары химия буенча бөтенроссия олимпиадасыннан призлы урыннар алып кайттылар

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 20-26 мартында Белгород шәһәрендә В.Г.Шухов исемендәге Белгород дәүләт технология университеты базасында химия буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Анда Казаннан 25 укучы катнашты.

Укучыларга химия буенча теоретик биремнәрне чишүдә дә, Белгород университетының химия лабораторияләрендә эксперименталь гамәли биремнәрне эшләүдә дә үз белемнәрен күрсәтергә туры килде. Җиңүчеләр – Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицейның ике укучысы – Никита Перов һәм Ярослав Тимофеев.

Казан шәһәренең 4 белем бирү оешмасыннан 7 укучы призер булды. Болар: Мансур Хисамиев, Игорь Бәширов һәм Руслан Гәрәев – Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей вәкилләре;

Арина Алеева – КФУның IТ-лицей укучысы;

Лия Хәсәншина һәм Булат Гайнетдинов – Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары;

Кәрим Кәримуллин – Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат укучысы.

Укучыларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International