ТР укучылары "Зур тәнәфес" бөтенроссия чараларында катнашты

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Балалар Казан турында сөйләделәр, узган ел конкурста катнашудан алган тәэсирләре һәм «Игелекле шимбә» проекты турында сөйләделәр.

Татарстанннан "Зур тәнәфес" конкурсының беренче сезонында җиңүчеләр яңа кампания башланыр алдыннан бөтенроссия чараларында катнашты. Алар Казан турында сөйләделәр, " Зур тәнәфес 2020" һәм "Игелекле шимбә" проектындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

"Бүген бездә туры элемтә булачак, анда безгә "Зур тәнәфес" турында сораулар бирәчәкләр. Без барысын да яхшы, дустанә дулкынга көйләргә һәм конкурсның яңа сезонына старт бирергә тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте узган сезонда Татарстаннан конкурста җиңүче Ева Горшунова.

Балалар белән онлайн режимда видеоблогер Катя Адушкина аралашты. Укучылар аңа Казан турында һәм шәһәргә булган мәхәббәте, конкурста катнашу һәм “Игелекле шимбә” акциясе турында сөйләделәр.

"Акция һәр атна саен уза, анда һәркем катнаша ала. Без, әлбәттә, анда катнашабыз. Хәзерге дөньяда мондый чаралар турында белү мөһим ", - диде Ева Горшунова.

Быел «Зур тәнәфес» конкурсы 12 юнәлеш буенча узачак: «Фән һәм технологияләр», «Сәнгать һәм иҗат», «Журналистика һәм яңа медиа», «Волонтерлык», «Тарихи хәтер», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Экология», «Урбанистика», «Сәяхәт һәм туризм», «Мәгариф технологияләре», «Яшьләр эшкуарлыгы» һәм «Патриотика», дип хәбәр итте «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» АКБО җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов.

Ул конкурста җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 200 меңнән 1 млн сумга кадәр грант алачак, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International