Әлмәттә балалар йорты тәрбияләнүчеләре Александр Тимофеев һәм Дмитрий Пирогов “Хәйриячеэшмәкәр” бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар һәм 25 мең сум грант алдылар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россия балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен белем бирү программасы финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән иде. Президент гранты акчаларына Александр Тимофеев шәһәр халкына клининг хезмәтләре күрсәтү буенча "Чисталык отряды" проектын тормышка ашырачак, ә Дмитрий Пирогов "Шатлыклы тәм-том" дип исемләнгән кулдан эшләнгән файдалы конфетлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Александр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә, конкурста катнашырга аларга балалар йорты педагоглары тәкъдим итте, дип сөйләде. Башта яшүсмерләр уку узган, аннары конкурс комиссиясенә үзләренең социаль эшмәкәрлек идеяләрен тәкъдим иткәннәр.
"Без укудан кайту беләг балалар йорты педагоглары җитәкчелегендә үз проектларыбызны эшләдек. Башларда бик күп идеяләр әйләнә иде. Аннары без проектларны конкурска җибәрдек һәм ә читтән торып турны узарбыз дип өметләнмәдек тә. Безне икенче, турыдан-туры турга чакыргач, без бик гаҗәпләндек, баштарак ышанмадык та", — дип уртаклашты җиңүче.
Дмитрий иптәшен хуплавы һәм проект ярдәмендә алар үз-үзләренә ышаныч алуы турында сөйләде. Өстәвенә, алар катнашкан вакытта алган белемнәр киләчәктә аларга кирәк булачак.
«Без яңа кешеләр белән таныштык, Россиянең башка төбәкләрендәге егетләр белән аралашырга кызык булды», — диде ул.
Яшүсмер проектта катнашырга шундук ризалашканын сөйләде, чөнки күптән үз эше турында хыялланган. Проект аңа барлык сорауларга җавап алырга ярдәм итте. Егетләр үз проектларын гамәлгә ашыруга керештеләр инде. "Бизнес" белән алар укудан буш вакытта шөгыльләнә алачак. Гамәлгә ашыру вакыты — өч ай, аннары алар башкарылган эш турында хисап тапшырырга тиеш.
"Кибетләр һәм складлар буйлап йөреп, чыгым материалларын сатып алу өчен бәяләрне өйрәнәбез. Бу бик дулкынландыргыч", — ди Дмитрий.
"Үзебезне өлкән һәм мөстәкыйль кешеләр итеп хис итәбез", — дип өстәде Александр.
Гомумән алганда, «Хәйрияы эшмәкәре» конкурсына яклау өчен 68 проекттан 40ы тәкъдим ителде. Аннары 27се 50 мең сумга кадәр финанс ярдәме алды. Грантларга шулай ук Пермь крае, Самара, Оренбург, Ульяновск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Мордовиядән, Башкортостаннан һәм Татарстаннан балалар лаек булды.
Балалар "Релаксация өчен чәчәк бакчасы", "Рәссам кулында лобзик", "Тавыш яздыру мәктәп-студиясе", "Йорт сыр кайнатуы", "Тозлы лампалар", "Экобукет", "Балта остасы остаханәсе" һәм башка проектларны тәкъдим иттеләр.