Чаллы югары уку йорты базасында авыл өчен укытучылар әзерләүнең федераль үзәге оештырылачак

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Чаллы педуниверситеты базасында авыл укытучыларын әзерләү буенча федераль үзәк төзергә планлаштыралар. Бу хакта Чаллыга визиты вакытында профессор, галим-педагог, Россия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты Анатолий Цирульников хәбәр итте.

«Без Чаллы педагогика университеты базасында авыл педагогларын әзерләү буенча федераль үзәк булдыру турында уйлыйбыз. Моның өчен Чаллы вузында барлык алшартлар да бар, шул исәптән яхшы укытучылар составы да. Биредә авыл мәктәпләре, мәдәният йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре коллективлары белән тыгыз хезмәттәшлек итүләре бик мөһим. Әлбәттә, үзәкнең барлыкка килүе Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә практикалар белән элемтәне киңәйтүдән башка мөмкин түгел», — дип белдерде Цирульников.

Профессор профориентация буенча студентлар проектларын тәкъдир итү белән танышты, Актаныш, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында булды, педуниверситет каршында эшли торган комплекслы тикшеренүләр лабораториясенең эш нәтиҗәләрен өйрәнде. Цирульниковны вузга кергәндә авылдан чыккан кешеләр кичерә торган ситуатив хәвефне киметү буенча аналитик эш кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International