Рособрнадзор 2021 елда барлык регионнарда узачак 9 нчы сыйныфлар өчен контроль эшләрен уздыру срокларын бастырып чыгарды. Исегезгә төшерәбез, быел ТДИ сайлау буенча фәннәр буенча гамәлдән чыгарыла. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар урынына контроль эшләр каралган. Предметлар исемлегендә физика, химия, биология, әдәбият, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец һәм испан), информатика фәннәре бар. Тугызынчы сыйныф укучылары үз сайлаа алулары буенча бер предмет буенча контроль эш язачаклар, ә берничә предмет буенча ул быел каралмаган. Үз мәктәбендә 2021 елның 30 апреленә кадәр сайланган предметны күрсәтеп (шул көнне кертеп) катнашуга гариза бирергә кирәк. Шушы вакыт ахырына кадәр катнашучылар, кабат гариза биреп, элек сайланган уку предметын үзгәртергә хокуклы.
Контроль нәтиҗәсе 9 сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булмаячак, әмма профильле сыйныфларга кергәндә кулланылырга мөмкин.
Биремнәр вариантлары 2021 елгы ТДИ модельләре буенча төзеләчәк: алар Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында бастырылган. Тугызынчы сыйныф укучылары контроль эшләрен үз мәктәпләрендә язачак. Үткәрү һәм тикшерү тәртибе төбәкләрнең мәгариф министрлыклары тарафыннан билгеләнә. Вакыты — бөтен ил өчен бердәм: 18 май — биология, әдәбият, информатика һәм ИКТ; 19 май — физика, тарих; 20 май — җәмгыять белеме, химия; 21 май — география, чит телләр.