Казанның Привольный бистәсендә 1224 урынлык мәктәпне проектлау башлана

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Шәһәр хакимияте Нокса елгасы аша күперне эксплуатациягә керткәннән соң мәктәп автобус маршрутын оештырырга планлаштыра.

Казанда якын араларда Привольный бистәсе өчен 1224 урынга мәктәпне  проектлау башлана, аны төзү урыны билгеләнгән. Бу хакта җирле халык белән очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Проект эшләрен финанслауны сорап шәһәр хакимияте республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәк.

"Иң мөһиме — мәктәп төзелеше өчен урын бар. Хәзер без Татарстан Президентына аны проектлауга акча бүлеп бирсеннәр өчен мөрәҗәгать итәчәкбез, — диде Гафаров. — Ләкин шуны аңларга да кирәк, мәктәп тылсымлы таяк селтәневе белән генә барлыкка килмәячәк — моңа вакыт кирәк. Башта челтәрләр — канализация, су үткәрергә кирәк ".

Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Фиалковая урамында төзеләчәк яңа уку йорты дүрт бистә — Вишневка, Яңа Вишневка, Привольный һәм Салмачы халкының проблемаларын хәл итәчәк. Моннан тыш, Салмачи бистәсендәге 173 нче мәктәпнең сыйдырышлылыгы янкорма бина төзү хисабына арттырылачак. Очрашуда Рөстәм Гафаров шулай ук Нокса елгасы аша күперне кулланышка керткәннән соң мәктәп автобус маршрутын эшләтеп җибәрәчәкләрен билгеләп үтте.

Мәктәпне төзү мөмкинлеге элегрәк бистәләрдә яшәүчеләрнең шәһәрнең Совет районы администрациясе вәкилләре белән очрашуында тикшерелгән иде. Хәзер Привольный һәм Вишневкада 2,2 меңнән артык бала яши, шуларның 1095е мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 1186е – мәктәп укучылары.

Казан башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, шәһәрдә мәктәпләргә аеруча мохтаҗ 18 микрорайон исәпләнә. Бу "Яңа таулар" ТКсы, Минск урамындагы йортлар, "Изумрудный город" ТК, "Кояшлы шәһәр" ТКсы, Самосырово бистәсе һәм башкалар. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы башкаласында ике мәктәп — «Салават күпере» торак комплексында (1224 урынга) һәм Н.Ершов урамында «Арт-сити» торак комплексында (1501 урынга) төзелә. 2009 елдан Казанда 23 мәктәп төзелгән - бу, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиянең теләсә кайсы башка миллионлы шәһәре белән чагыштырганда, күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International