Әгерҗе шәһәрендә Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

26-27 март көннәрендә Әгерҗе районында 2020/2021 еллар сезонында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Уеннар “Олимп” спорт комплексында һәм Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә үткәрелде.

Ярышларның өлкән хөкемдары – Валерий Терентьев.

Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Егетләр арасында:

1 урын – Зәй районы;

2 урын – Чаллы шәһәре;

3 урын – Мамадыш районы.

Кызлар арасында:

1 урын – Чаллы шәһәре;

2 урын – Әгерҗе районы;

3 урын – Мамадыш районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International