Татарстанда «Земский учитель» программасында катнашуга гаризалар кабул ителә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстанда 2021 елның 15 апреленә кадәр «Земский учитель» федераль программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Программа 2020 елдан 2023 елга кадәр гамәлдә. Дүрт ел эчендә республикада 57 җиңүче акчалата түләүләр алачак .

Авыл торак пунктына, йә шәһәр тибындагы бистәгә, йә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә  эшкә килгән (күченгән) укытучы 1 миллион сумлык бер тапкыр бирелә  торган компенсация түләвен алачак.

Укытучыга бер мәртәбә компенсация түләү шартлары түбәндәгеләр:

–        тиешле елга вакантлы вазыйфалар исемлегенә кертелгән укытучының вакантлы урынына гомуми белем бирү оешмасына эшкә урнашу, уку йөкләнеше күләме хезмәт хакы ставкасы өчен атнасына кимендә 18 сәгать вакыт;

–         сайланган гомуми белем бирү оешмасында укытучының кимендә биш ел эшләү бурычы.

«Земский учитель» программасының барлык шартлары, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча, түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

1.     «Земский учитель» Бөтенроссия мәгълүмат порталы https://zemteacher.apkpro.ru/

2.      Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының https://mon.tatarstan.ru  сайтында «Эшчәнлек» - «Программа, проектлар һәм чаралар» - «Земский учитель» программасы» кушымталарында.

3.      «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең http://www.irort.ru/ сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International