Татарстанның 25 укучысы математика буенча бөтенроссия олимпиадасына әзерләнә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

28 марттан 7 апрельгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге әлеге фән буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек кысаларында математика буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрә.

Җыенга Чаллы һәм Казаннан 25 укучы чакырылган. Математиканың барлык бүлекләре буенча дәресләрне Алексей Голованов — бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри әгъзасы, Санкт-Петербургның  30 нчы губернатор физика-математика лицее укытучысы, шулай ук Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты укытучылары үткәрә.

Математика буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Төмәндә 16-22 апрель көннәрендә узачак.

Егет-кызларыбызга зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International