Татарстан укучылары математика буенча Леонард Эйлер исемендәге олимпиада призерлары булдылар

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Казанда, Барнаулда, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта математика буенча Леонард Эйлер исемендәге XIII олимпиаданың йомгаклау этабы тәмамланды, анда олимпиаданың төбәк этабы нәтиҗәләре буенча чакырылган укучылар катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 4 катнашучы җиңүче булды; II дәрәҗә дипломнар белән 13 катнашучы, ә III дәрәҗә дипломнар белән 54 катнашучы бүләкләнде; 37 катнашучы мактау грамоталары алды.

Казанда Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Киров, Липецк, Пенза, Самара, Саратов, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән 68 катнашучы көч сынашты.

Җиңүчеләрнең берсе — Пермьнән, 8 сыйныф укучысы Югов Михаил.

II дәрәҗә дипломнар белән Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән катнашучылар бүләкләнде.

III дәрәҗә дипломнар белән Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, шулай ук Киров, Пенза, Саратов өлкәләреннән катнашучылар бүләкләнде.

Мактау грамоталарын Татарстан Республикасыннан, шулай ук Самара, Липецк өлкәләреннән һәм Пермь краеннан катнашучылар алды.

Татарстан Республикасыннан 8 сыйныфтан 9 укучысы III дәрәҗә дипломнар алды. Болар:

Рипенко Макар (Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия), Вәлиева София (Казан шәһәре, А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназия), Солтанов Дамир (Казан шәһәре, IT-лицей), Аетдинов Ильяс (Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия), Евгеньев Григорий (Казан шәһәре, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей), Магизова Яна (Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия), Николай Маскин (Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия), Халитова Альбина (Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия), Вәлиев Равил (Казан шәһәре, 131 нче лицей) һәм 5 кеше Мактау грамоталары белән бүләкләнде: 6  сыйныф укучысы Большаков Максим (Казан шәһәре, 2 нче Лицей-интернат), 7 сыйныф укучысы Мекешкин Глеб (Казан шәһәре, 131 нче лицей), шулай ук 8 сыйныф укучылары Фәттахов Ринат (Казан шәһәре, IT-лицей), Вәлиәхмәтов Әмир (Казан шәһәре, 131 нче лицей) Никита Ревыкин (Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия). 

Олимпиада Казан федераль университетының IT-лицее базасында узды.

Барлык призерларны һәм аларның педагогларын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International