Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен һөнәри юнәлеш буенча квест үткәрәчәкләр

2021 елның 30 марты, сишәмбе

1 апрельдә МЕГА-Казан сәүдә үзәгендә "Эшкә хокук" федераль проекты кысаларында махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен һөнәри юнәлеш квесты узачак. Аның инициаторлары — Ingka Centres һәм РOИ «Перспектива» компаниясе.  Проектны башкаручы буларак Казанның "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе чыгыш ясый.

Чарада 14-16 яшьлек мәктәп укучылары катнашачак. Квест IKEA, OBI, М-Видео кибетләре территорияләрендә, шулай ук Osteria Mario ресторанында узачак. Катнашу процессында укучылар дизайнер, сатучы-консультант, ресторан идарәчесе һәм башка һөнәрләр белән таныша алачак.

"Без МЕГА хезмәткәрләренә һәм чараның партнерларына чын күңелдән рәхмәтле, инвалидлыгы булган яшүсмерләр мондый мавыктыргыч һөнәри юнәлеш квестында катнашачак. Аларга тиздән киләчәктә нинди  белгечлекне сайлау турында уйөланырга туры киләчәк, ә монда алар төрле һөнәрләр белән танышачак һәм, бәлки, инде үзләренә кирәген сайлаячаклар да", - дип билгеләп үтә Казанда "Эшкә хокук" проекты җитәкчесе Дина Губашева.

«Эшкә хокук» проектының төп максаты – эш алу һәм тормыш күнекмәләрен үстерү өчен инвалид булган яшүсмерләргә һәм яшьләргә мөмкинлекләр тудыр һәм киңәйтү, аларга үз потенциалын тормышка ашыруда булышу.  

Проект Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Ростов-на-Дону шәһәрләрен һәм Адыгея Республикасын колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International