Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «Хәзерге урта һөнәри белем бирү системасын үстерү өстенлекләре» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференцияне оештыручылар — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте — милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге.
Оештыручылар конференциянең түбәндәге максатларын һәм бурычларын билгеләделәр:
- урта һөнәри белем бирү системасын яңартып кору стратегиясен эшләү;
- уку процессын төзегәндә хосусый методикалар эчтәлегенең үзенчәлекләрен һәм инновацион характерын күрсәтү, урта һөнәри белем бирү системасында укыту һәм тәрбия ысулларын һәм технологияләрен яңарту;
- илнең инновацион үсешен тәэмин итү һәм урта һөнәри белем дәрәҗәсен арттыру чараларын карау;
- урта һөнәри белем бирү системасында яңа белем бирү технологияләрен куллану өлкәсендә фәнни нәтиҗәләр һәм тикшеренү тәҗрибәсе белән уртаклашу;
- конференциядә катнашучыларда урта звеноның югары квалификацияле һәм конкуренциягә сәләтле белгечләрен һөнәри әзерләүне тәэмин итүче барлык субъектларның үзара хезмәттәшлеген урнаштыруга карашын формалаштыру .
Конференциядә катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
- урта һөнәри белем бирү системасында челтәр хезмәттәшлеге: мәгариф, фән һәм җитештерү өлкәсе интеграциясе;
- өзлексез һөнәри белем бирүнең заманча, сыгылмалы һәм мобиль системасын булдыру;
- урта һөнәри белем бирү системасында укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту;
- урта һөнәри белем бирү системасын мәгълүматлаштыру;
- урта һөнәри белем бирү системасын инновацион үстерү буенча чит ил тәҗрибәсе.
Конференция эшендә урта һөнәри белем бирү оешмалары катнашты. Конференция программасында 136 доклад күрсәтелеп, чыгыш ясаучылар арасында Россия, Казахстан, АКШ галимнәре һәм методистлары бар иде.
Конференция кысаларында пленар һәм секция утырышлары узды, анда укыту процессын төзегәндә шәхси методикалар эчтәлегенең үзенчәлекләре һәм инновацион характеры күрсәтелде, урта һөнәри белем бирү системасында укыту һәм тәрбияләү ысулларын һәм технологияләрен яңарту юллары буенча фикер алышу узды. Конференциядә катнашучылар илнең инновацион үсешен тәэмин итү һәм урта һөнәри белем дәрәҗәсен арттыру чараларын карадылар. Урта һөнәри белем бирү системасында яңа белем бирү технологияләрен куллану өлкәсендә фәнни нәтиҗәләр һәм тикшеренү тәҗрибәсе белән уртаклашу булды, бу конференциядә катнашучыларда югары квалификацияле һөнәри әзерлек тәэмин итә торган барлык субъектларның үзара хезмәттәшлеген җайга салуны формалаштыруга ярдәм итте.
Пленар утырыш эшендә түбәндәгеләр катнашты:
Анфиса Җәләлова — Казан педагогика көллияте директоры, «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең директорлар советы» НП рәисе;
Лилия Касерта — Феррис исемендәге Дәүләт университетының (АКШ) өлкән укытучысы;
Зауреш Кошанова — Ж.Досмухамедов исемендәге югары педагогика көллиятенең стратегик үсеш һәм инновацияләр буенча директор урынбасары (Казахстан Республикасы);
Светлана Соколова — Алабуга политехника көллияте директоры;
Людмила Закирова — Казан сәүдә-икътисадый техникумның фәнни-методик эш буенча директор урынбасары.